news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 вирусын кайсы тестның иң төгәл ачыклавы билгеле

Коронавируска карата антитәнчеккә кан анализы организмның инфекция белән очрашканмы-юкмы, ә ПЦР-диагностика — хәзер кеше авырыймы-юкмы икәнлеген күрсәтә.

Covid-19 вирусын кайсы тестның иң төгәл ачыклавы билгеле
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирусны кешедә ике ысул белән билгелиләр: ПЦР-диагностика — борын һәм авыздан мазок алына, шулай ук кан анализы. Татарстанда нинди тестның иң төгәл булуын һәм еш кулланылганлыгын Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина аңлатты. 

«ПЦР-диагностика авыруны диагностикалауның төп ысулы булып тора. Шуңа күрә ул тикшерелергә тиешле контингентларга үткәрелә. Һәм алар бездә санитар кагыйдәләр белән беркетелгән», - диде спикер.

Авдонина коронавируска каршы антитәнчеккә канга анализ ясау организмның коронавирус инфекциясе белән очрашканмы-юкмы икәнлеген күрсәтә, тик шуннан артыгы түгел, дип сөйләде.

«Ягъни G класслы иммуноглобулин булу кешенең инде авырып терелгәнлеге турында сөйләми. Бу вирус белән очрашканлыгын күрсәтә, авыруның клиник симптомнары күренгән яки симптомнарсыз булган», - дип аңлатты җитәкче урынбасары.

Любовь Авдонина ПЦР-диагностика бүгенге көндә республикада башка лаборатор тикшеренүләр структурасында өстенлек итә, диде. Татарстанда барлыгы 506 меңгә якын шундый тикшеренүләр үткәрелгән, тест уздыру 100 мең кешенең 119,6на туры килгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа коронавирус инфекциясенә күчмә тестларны ясарга була, әмма анализны профессионаллар алу мөһим. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100