news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб россиялеләр арасында «КовиВак» вакцинасы популяр булуының сәбәбен аңлатты

«Препаратның өстенлекле һәм кимчелекле якларына килгәндә, бүген аның турында төгәл генә әйтүе кыен, чөнки әлегә вакцина клиник сынаулар үтә», — ди белгеч.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрнең кайберләре арасында «КовиВак» вакцинасы популяр. Алар фикеренчә, имеш тулысынча вакцинация узу өчен аны бер тапкыр кадау җитә. Бу турыда «Прайм» агентлыгы «Медицина» АҖ (академик Ройтберг клиникасы) 2 нче диагностика бүлеге баш табибы Максим Терскийга сылтама белән хәбәр итте.

Икенчедән, әлеге вакцина хәзерге вакытта җитәрлек күләмдә җитештерелмәгән, шуңа күрә аны эзләп табарга кирәк, дип аңлата табиб.

«Препаратның өстенлекле һәм кимчелекле якларына килгәндә, бүген аның турында төгәл генә әйтүе кыен, чөнки әлегә вакцина клиник сынаулар үтә», — ди Максим Терский.

Терский вакцинация узарга киңәш итә. Чөнки вакцинация шәхси һәм коллектив иммунитет булдыруның иң яхшы ысулы булып тора, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100