Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирус белән авыручыларны дәвалау схемасы үзгәрергә мөмкин
Үзгәрешләр вируска каршы көрәш буенча вакытлы методик рекомендацияләрнең яңа, 12нче версиясендә күрсәтеләчәк.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Яңа коронавирус штаммнары, шулай ук чир таралуның яңа сценарийлары барлыкка килү сәбәпле, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы авыру йоктырган кешеләрне дәвалау алымнарын яңартырга планлаштыра. Үзгәрешләр вируска каршы көрәш буенча вакытлы методик рекомендацияләрнең яңа, 12нче версиясендә күрсәтеләчәк.
«Хәзер чир таралуның яңа сценарие белән бәйле рәвештә, без аны иртәрәк дәвалый башларга кирәклеген аңладык, — дип белдерде „Известия“га интервьюда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Владимир Чуланов. — Экспертлар белән бергә дәвалауга яңа алымнар уйлыйбыз, аны иртәрәк башларга киңәш итәбез».
Әйтик, стационарда гына кулланыла торган препаратларның бер өлешен амбулатор шартларда яки көндезге стационарда да куллана башларга мөмкин. Моннан тыш, белгечләр артык ялкынсынуны алданрак кисәтә башлаячак.
«Кайбер препаратларны авыру билгеләре бераз күренә башлауга ук билгеләргә киңәш итәбез», — диде белгеч.
Чуланов тәкъдимнәрнең 12нче версиясе якын арада барлыкка килергә тиешлеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз