news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ривьера» аквапаркында агуланган биш бала хастаханәгә озатылган, берсе – реанимациядә

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында аквапаркка килүчеләрнең нәрсә белән агулануын әлегә әйтә алмыйлар.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Эвелина Кисилева). Казанда биш бала һәм бер олы кеше «Ривьера» аквапаркында агуланган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дәвалау учреждениеләренә „Ривера“ аквапаркыннан 6 кешене китерделәр. Бер бала Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята, аның хәле авыр, әмма тотрыклы», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Тагын дүрт баланы Республика балалар клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегенә китергәннәр, алар хәзер табиблар күзәтүендә. Әлеге балаларны да хастаханәгә салырга ниятлиләр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә бер олы кешенең 7нче клиник хастаханәгә озатылуын әйттеләр, ул да табиблар күзәтүендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100