Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан терелүчеләр аны йоктыручылардан күбрәк
Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы теркәлгән, 41 кеше терелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«14 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше) һәм 50-60 яшь аралыгында (9 кеше) ачыкланган.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (9 кеше), Чаллыда (5 кеше) һәм Яшел Үзән районында (3 кеше) теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4997 очрагы теркәлгән, 3876 кеше (шуларның 41 — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз