news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор белгечләре су коенганда коронавирус иярмәвен искәртә

Суда күп кенә башка инфекцияләр (церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук гепатит, дезинтерия, ваба, сальмонеллез һәм хәтта корсак тифы) йоктыру куркынычы бар.

Роспотребнадзор белгечләре су коенганда коронавирус иярмәвен искәртә
Владимир Васильев

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, су кергән вакытта яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркырга кирәкми — вирус суда һәлак була. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

«Ачык сулыклар яңа коронавирус инфекциясен йоктыру чыганаклары булып санала алмый, чөнки су кояш нурлары (ул вирус өчен зарарлы) йогынтысына дучар була. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә торган COVID-19 коронавирусының су аша таралуын раслый торган фактлар әлегә юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шул ук вакытта, Роспотребнадзорда искәртүләренчә, суда күп кенә башка инфекцияләр (церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук гепатит, дезинтерия, ваба, сальмонеллез һәм хәтта корсак тифы) йоктыру куркынычы бар.

Шунлыктан су керү урынын игътибар белән сайларга, ОРВИ симптомнары, тиредә яра һәм тырналган урыннар булганда су коенмаска, суны йотмаска һәм су кергәннән соң чиста су белән чайканырга, өйдә исә душ керергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100