news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр: Сынауда катнашучылар Covid-19 коронавирусына вакцинаны яхшы кичерә

Сынауларның беренче фазасы нәтиҗәләре июль ахырында әзер булачак.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны үзләрендә сынаган иреклеләрнең хәле куркыныч тудырмый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Сеченов университетының Интервенцион кардиоангиология фәнни-гамәли үзәге директоры Сергей Семиткога сылтама белән хәбәр итә.

«Тулаем алганда, иреклеләр вакцинаны яхшы кичерә, аларның хәле бернинди куркыныч уятмый», - дип хәбәр итте Сергей Семитко.

Аның сүзләренчә, сынауларның беренче фазасы нәтиҗәләре июль ахырында әзер булачак.

Вакцина ясалма рәвештә булдырылган рекомбинант аденовирус препаратын хәтерләтә, анда Covid-19 коронавирусының өлешләре юк. Әмма вакцинаның тәэсир итү схемасы шундый ки, ул коронавируска барлыкка килә торган иммун җавапка охшаган иммунитет тудырырга тиеш, дип искәртте Семитко.

«Татар-информ» агентлыгы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән вакцина Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында кызыксыну уятуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100