Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда 31 кеше коронавирус йоктыруы ачыкланган
16 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 31 кешедә коронавирус ачыкланган, алар барысы да аралашу юлы белән йоктырылган.
«16 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанда 13, Чаллыда 8 кеше авырган. Районнар арасында авыручыларның иң күбе Мөслим районында ачыкланган, монда өч кеше вирус йоктырган. Алабуга һәм Түбән Камада икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш районнарында берешәр кеше авырган.
Пандемия башланганнан бирле республикада 21,8 мең кеше коронавирус йоктырган, 19,3 мең, шул исәптән узган тәүлектә 257 кеше терелеп беткән.
428,8 мең кеше коронавирустан вакцинация узган, аларның 302,6 меңе препаратның ике дозасын да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз