news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб яман шешне тавышка карап ачыклау турында аңлатты

Әгәр тавыш карлыкса һәм өч атна дәвамында бетмәсә, табибка мөрәҗәгать итегез, диде табиб.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Британия табибы Жан-Пьер Жиннон тавышка карап онкологияне ничек ачыкларга икәнен сөйләде, дип яза РИА Новости.

Табиб сүзләренчә, калкансыман биздә яман шеш булганда, тавыш карлыгырга мөмкин. Мондый халәтне игътибарсыз калдырырга ярамый.

«Әгәр тавыш карлыкса һәм өч атна дәвамында бетмәсә, табибка мөрәҗәгать итегез», — диде табиб.

Шул ук вакытта, гади бактериаль инфекция дә тавышны карлыктырырга мөмкин, диде белгеч.

Моннан тыш, Жиннон бугаз янында шеш барлыкка килүгә, муенда лимфа төеннәре шешенүгә, йотканда авыртуга, тын алу кыенлашуга да игътибар итәргә кушты. Бу билгеләрнең һәркайсы калкансыман биз яман шеше турында кисәтергә мөмкин, диде табиб. 

news_right_1
news_right_2
news_bot