Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Биш баланы алга таба дәвалану узу өчен Мәскәүгә күчерәләр
Ике бала хастаханәдән чыгарылган, барлыгы 12 бала утлы коралдан яралар алган булган.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан гимназиясендә ату вакында зыян күргән биш бала алга таба дәвалану узу өчен Мәскәүгә күчереләчәк. Бу хакта Балалар Республика клиник хастаханәсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта хастаханәдә кичәге һөҗүмнән соң зыян күргән 20 бала бар. Алты бала реанимация бүлегендә, аларның берсе бик авыр хәлдә. Биш бала Мәскәү клиникаларына махсус борт белән җибәреләчәк»,- диде доктор.
Хирург балаларның скелет җәрәхәтләре, күкрәк һәм корсак куышлыгы яралары булуын әйтте. Зыян күрүчеләр белән реанимациядә бер үк вакытта хирург, травматолог, таракаль хирурглар, реаниматологлардан торган мультидисциплинар бригадалар эшләде. Моннан тыш, балалар хастаханәгә керүнең беренче минутларыннан ук алар һәм аларның әти-әниләре белән психологлар аралаша башлады.
«Теракттан соң кичен мөрәҗәгать иткән ике бала өйдә дәвалануга җибәрелде», - дип өстәде ул.
Барлыгы 12 бала утлы коралдан яраланган.
Элегрәк «Татар-информ» мәктәпкә һөҗүм итү нәтиҗәсендә җиде бала: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган, дип хәбәр иткән иде. Моннан тыш, гимназиянең ике укытучысы һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз