news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган

Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстане коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының кимүе күзәтелә. Соңгы тәүлектә шундый 71 пациент ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 44 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Инфекция йоктыручыларның күбесе (42 кеше) — 30-70 яшьтә. Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1832 очрагы ачыкланган, шуларның 640ы (шул исәптән 165е — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot