Дмитрий Песков коронавирус инфекциясе йоктырган

Песков коронавирус инфекциясе йоктырганлыгын һәм хастаханәдә булуын әйткән.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Кремль вәкиле хастаханәдә булуын әйтте, дип яза РИА Новости.