news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы Россиядә уйлап табылган өч вакцина да педиатриядә кулланылачак

Балаларга диелгән доза өлкәннәрнекеннән аерылып торырга тиеш.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә уйлап табылган өч вакцина да педиатриядә кулланылачак, әмма балаларга диелгән доза өлкәннәрнекеннән аерылып торырга тиеш.

Бу хакта «Известия» газетасы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары – Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

«Минем фикеремчә, вакциналарның өчесе дә педиатриядә кулланылачак, шул ук вакытта, балаларга диелгән доза өлкәннәрнекеннән аерылып торырга тиеш. Һәр докторның үзенең яраткан вакцина препараты булачак, һәркайсы турында шәхси фикере формалашачак», - диде эпидемиолог.

Горелов сүзләренчә, объективлыкны саклау өчен дәүләткә балалар вакцинасы буенча универсаль методик яки клиник тәкъдимнәрне расларга кирәк. Конкрет бер пациентка дигән препаратны исә табиб сайлаячак.

Моннан тыш, белгеч әйтүенчә, яңа туган сабыйлар өчен махсус модельдәге вакцина кирәк. Аның фикеренчә, нарасыйларга инъекция ясаячаклар. Ике-өч яшькә кадәрге балаларга дигән препарат хайваннарда сынау узган инде, әлегә техник документлар әзерләнә, дип өстәде ул.

Россиядә коронавируска каршы өч вакцина җитештерелә. Алар – Гамалея үзәге белгечләре уйлап тапкан - «Спутник V» («ГамКовидВак»), «Вектор» үзәгенең - «ЭпиВакКорона» һәм Чумаков үзәгендә уйлап табылган «КовиВак» препаратлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100