news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай галимнәре коронавирусның яңа симптомнары турында сөйләде

Пациентларда координация белән проблемалар, аңлаешсыз сөйләм, шулай ук баш мие кан әйләнеше бозылу, аң буталу һәм мускулларның зәгыйфьлеге күзәтелгән.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авырган Кытай халкының бер өлешендә неврологик симптомнар күзәтелгән. Бу хакта JAMA Neurology басмасындагы тикшеренүләргә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Уханьда коронавирус белән авырган 214 кеше турында мәгълүмат өйрәнелгән. «Тулаем алганда 36, ә чирне авыр формада узган авыруларның 46 процентында координация белән проблемалар, аңлаешсыз сөйләм, шулай ук баш мие кан әйләнеше бозылу, аң буталу һәм мускулларның зәгыйфьлеге күзәтелгән», — диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта авыруларның элек билгеле симптомнары да: ютәл, баш авырту һәм югары температура күзәтелгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган.

Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү режимына үзгәреш керткән карарга кул куйды. Документ нигезендә, зур система барлыкка китерә торган компанияләрне тәэмин иткән оешмалар эшен яңадан башлап җибәрергә мөмкин, шулай ук зиратларга баруны вакытлыча тыю кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100