Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid-19ны авыр кичергән кешеләр биш атна дәвамында инфекция йоктырырга мөмкин
Пациент авыр хәлдә озаграк булган саен, ул вирусны әйләнә-тирә мохиткә озаграк тарата.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус инфекциясеннән дәваланган кешеләр, әгәр дә аларның хәле кискен начар булган булса, пневмония билгеләре юкка чыккач та, тирә-юньдәгеләр өчен биш атна дәвамында йогышлы булып калырга мөмкин.
Бу хакта «Россия 1» телеканалында Наили Аскер-задның «Куркыныч вирус-2» фильмында Санкт-Петербургның Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының инновацион эш буенча урынбасары Александр Семенов сөйләде.
«Пациент авыр хәлдә, ягъни кискен хәлдә озаграк булган саен, ул әйләнә-тирә мохиткә вирусны озаграк бүлеп бирә, <...> пневмониянең клиник билгеләре юкка чыкканнан соң да биш атнага кадәр инфекция аерып чыгарырга мөмкин», - дип искәртте тикшеренүче.
Моннан тыш, Семенов, Кытай табиблары мәгълүматларына караганда, авыруларның 20-25 проценты бер үк вакытта сезонлы грипп һәм Covid-19 авыруыннан чирләгән. Шуңа бәйле рәвештә, ул игътибарны гриппка каршы вакциналаштыруның файдасына юнәлтте.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче клиник сынауларын үз теләге булган 60 кешедә уздырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз