news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирустан соң бөтенләйгә калачак авыруларны атады

Соңгы лаборатор тикшеренүләр коронавирус инфекциясен кичергән пациентларның 15 процентында беренче һәм икенче типтагы шикәр диабеты барлыкка килүен күрсәткән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе алга таба дәвалауга бирешми һәм бөтенләйгә кала торган патологияләргә китерергә сәләтле, дип белдерде йогышлы авырулар табибы Елена Мескина «Вечерняя Москва» газетасына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, соңгы лаборатор тикшеренүләр коронавирус инфекциясен кичергән пациентларның 15 процентында беренче һәм икенче типтагы шикәр диабеты барлыкка килүен күрсәткән. Әйтик, әлеге 15 процентның икесендә шикәр чире коронавирус инфекциясе аркасында баш калкыткан.

Коронавирус инфекциясен кичергән пациентларның барысында да диярлек очрый торган тагын бер авыру – үпкә фиброзы, дип кисәтте Мескина. Табиб билгеләп үткәнчә, пациентларның бер өлешендә тиреоидит (калкансыман бизнең ялкынсынуы) барлыкка килергә һәм ул тиз арада хроник стадиягә күчәргә мөмкин.

Әлеге исемлеккә шулай ук йөрәк мускуллары ялкынсыну, инфаркт һәм инсульт та керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100