Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов республика халкын коронавирусны кисәтү чараларын онытмаска чакырды
Республикада соңгы атнада коронавирус йоктыручылар саны 2,4 тапкыр кимегән.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны үзләренең сәламәтлегенә карата игътибарлы булырга һәм республикада коронавируска бәйле рәвештә элегрәк кертелгән кайбер чикләүләрнең гамәлдән чыгарылуына да карамастан, шәхси саклану чараларын үтәргә чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, республикада соңгы атнада коронавирус йоктыручылар саны 2,4 тапкыр кимегән. Беренче компонент белән вакцинацияләү буенча 100 процентлы күрсәткечкә ирешелгән. Шулай да тотрыклы күмәк иммунитет формалаштыру өчен икенче компонент белән вакцинацияләүне төгәлләргә һәм ревакцинацияне дәвам итәргә кирәк.
Республикада ТР буенча баш санитар табиб Марина Патяшинаның тәкъдиме белән кайбер чикләүләрне «йомшарту» турында карар кабул ителде. Прививка ясатмаган һәм соңгы ярты елда коронавирус белән авырмаган 60 яшьтән узган гражданнар өчен мәҗбүри үзизоляция, шулай ук аларны дистанцион эшкә күчерү турындагы мәҗбүри таләп гамәлдән чыгарылды. Хәзер театрлар, кинотеатрлар, цирк һәм концерт залларын тамашачылар белән тутыруда чикләүләр юк.
«Боларның барысы да бездә күмәк иммунитет формалашу аркасында мөмкин булды», - диде Миңнеханов.
Ул шулай ук шәхси иминлек турында онытырга ярамавын да искәртте. «60 яшьтән узган гражданнар моны аеруча истә тотарга тиеш. Хезмәт коллективларында эпидемиологиягә каршы таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Коронавирус беркая да китмәде», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Ул Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтен (Роспотребнадзор) һәм хокук саклау органнарын контрольне дәвам итәргә чакырды. Элегрәк үткәрелгән тикшерүләр барышында объектларның өчтән берендә хилафлыклар ачыкланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз