Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә республикада яшәүче 75 кеше коронавирустан терелгән.
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. Республикада барлыгы шундый 18 584 очрак расланган», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Татарстанның баш санитария табибы сүзләренчә, бер тәүлектә белгечләр ковидка 7,8 мең тест ясаган, ә Татарстанда барлыгы 2 миллионнан артык кеше тест биргән.
Республикада яшәүче 15 245 кеше (узган тәүлектә — 75) коронавирустан терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз