news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ковид йоктыру очракларының үсеш темпы түбән булган төбәкләр билгеле

Беренче урында Тыва Республикасы, анда бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 0,04 процент кына тәшкил иткән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»).  Россия субъектлары арасында бер тәүлектә коронавирус йоктыру очраклары Тывада аз артуы ачыкланды. Бу турыда коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Беренче урында Тыва Республикасы (0,04 процент), икенче — Магадан өлкәсе һәм Сахалин өлкәләре (0,06), өченче — Ямал-Ненец автоном округы, Карачай-Черкес Республикасы (0,07)», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot