news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә антирекорд теркәлде: 2979 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 65 705 очрагы расланган, 44 848 кеше (шуларның 1169ы – узган тәүлектә) терелгән.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында узган тәүлектә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд теркәлде — 2979 кеше чир йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шуларның 318е — 18 яшькә кадәрге балалар.

«207 кеше хастаханәгә озатылган, 2772 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 1189, Чаллыда — 416, Әлмәт районында — 155, Чистай районында 127 очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлыгы 45 муниципалитетында теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 65 705 очрагы расланган, 44 848 кеше (шуларның 1169ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 432 627 кеше (шуларның 2 545е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 896 321 кеше икенче дозаны да алган. 217 326 кеше ревакцинация узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot