Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб кешеләрнең төнлә йокыдан уянуының сәбәбен аңлатты
«Төнлә берничә тапкыр кыска вакытка уянып алу – нормаль хәл», - дип искәртте табиб.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Кайвакыт кешенең төнлә уянуы йокысызлык турында сөйли, ә кайбер очракларда бу нормаль хәл. Табиб-сомнолог Александр Мельников «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Беренчедән, төнге йокының ни дәрәҗәдә еш бүленүенә игътибар итәргә кирәк. «Төнлә берничә тапкыр кыска вакытка уянып алу — нормаль хәл», — дип искәртте табиб.
Икенче мөһим мәсьәлә — шуннан соң тиз генә йоклап китеп буламы. Әгәр юк икән, бу — йокысызлык билгесе.
Моннан тыш, Мельников киңәш иткәнчә, йокыдан уянуның сәбәпләренә, шулай ук иртән үзегезне ял иткән дип тоясызмы-юкмы икәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр юк икән, моның сәбәпләрен ачыклау зарур.
Биредә сәбәпләр күп булырга мөмкин. Аларны табиб-сомнологка күренгәч ачыкларга мөмкин, дип искәртте белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз