news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелүен фаразлады

Кыш ахырында иммунитетның түбәнәюе көтелә, организм витаминнарга кытлык кичерәчәк, бу кешеләрнең күпләп авырый башлавына китерергә мөмкин.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелә, ул апрель урталарында башланачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч кисәткәнчә, коронавируска каршы чикләүләрдән вакытыннан алда баш тарту, шулай ук иммунитетның түбәнәюе авыруның массакүләм төс алуына китерергә мөмкин.

«Язын ОРВИ белән авыручылар артачак, организм витаминнарга кытлык кичерәчәк, чикләү чаралары һәм икътисади вазгыять белән бәйле депрессив халәт күзәтеләчәк, өстәвенә кояшны да күрмибез диярлек. Иммунитет түбәнәячәк һәм кешеләр авыруга тизрәк бирешәчәк», - дип аңлатты табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны барыбер киләчәк, әмма аның ничек булачагын (кешеләр күпләп авырырмы, әллә сизелмичә генә узып китәрме) алдан әйтүе кыен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100