news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бразилиядә коронавирус инфекциясенең кырыктан артык яңа штаммы ачыкланган

Алты очракта S-аксым структурасында үзгәрешләр булган, бу алга таба вакциналарның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Галимнәр Бразилиянең төньягында коронавирус инфекциясенең моңа кадәр очрамаган штаммнарын теркәгән.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, яңа мутацияләр илнең төньягында — Боливия чигендә урнашкан Родония штатында табылган.

«Геномнарны тикшерү барышында (без бу эшне 2020 елның апрель-май айларында үткәрдек) 22 мутация ачыкланган иде, хәзер аларның саны 41гә җитте», - дип белдерде Бразилия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Круз исемендәге фәнни-тикшеренү берләшмәсе вәкиле.

Аның сүзләренчә, табылган вариантларның алтысы галимнәрдә борчу уята, чөнки алар S-аксымның структурасы үзгәрү белән бәйле. Мондый мутацияләр алга таба гамәлдәге вакциналарның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк Европаның 19 илендә коронавирусның Көньяк Африка штаммы табылуы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot