news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасы ачылды

Яңа бина халыкны 17 гыйнвардан кабул итә башлаячак.

Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасы ачылды
http://yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яңа елда «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе»нең 1нче балалар поликлиникасы ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Делегация сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында булдырылган медицина кабинетларын, заманча җиһазларны карады. Шулай ук кунаклар медицина персоналы һәм Яшел Үзән медицина училищесы студентлары белән аралашты.

Балалар поликлиникасы Россиянең «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелде. Аңа бүгенге көндә 11 меңнән артык бала беркетелгән, шуларның 423е бер яшькә кадәрге сабыйлар. Поликлиникада педиатр, хирург, невролог һәм башка белгечлек буенча 19 табиб эшли.

Төзелеш эшләренә старт май аенда бирелгән иде. Төзелешкә 326,1 млн сум тотылган һәм ул Россия бюджетыннан бүленгән. Өч катлы заманча, якты бинаның мәйданы — 3441,40 кв. метр.

Яңа бина халыкны 17 гыйнвардан кабул итә башлаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100