news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 102 очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясенең 43 851 очрагы расланган.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 102 пациентта ачыкланган. Авыруны алты кеше республикадан читтә, калган очракларда аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«47 кеше хастаханәгә салынган, 55 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомство хәбәрендә.

102 очракның яртысы диярлек - алтмышы Казанга туры килә. Шулай ук Чаллыда12 һәм Алабуга районында алты кеше зарарланган. Буа һәм Яшел Үзән районнарында дүртәр яңа пациент ачыкланган, Кукмара белән Түбән Камада өчәр һәм икешәр авыру Зәй һәм Менделеевск районнарында теркәлгән. Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнарында берәр кеше чир эләктергән.

Шулай итеп, пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясенең 43 851 очрагы расланган. Беренче вакцинацияне 2 301 976 кеше узды, икенче дозаны 1 863 587 кеше алды. Республиканың 141 978 кешесе ревакция узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100