news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Невролог Covid-19 инфекциясенең баш мие эшчәнлегенә йогынтысы турында аңлатты

Татарстанда яшәүчеләр арасында коронавирустан соң озак вакыт дәвамында элеккеге кебек эшли алмаучылар бар.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус кешенең баш миенең төрле бүлекләрен зарарлый. Шуның аркасында когнитив һәм психик тайпылышлар була.

«Ковид вирусы баш мие структурасына һәм аның йокы, кәеф, борчылу дәрәҗәсе өчен җавап бирә торган төрле бүлекләренә туры зыян китерә торган итеп тәэсир итә», — дип аңлатты оператив штабның туры эфирында Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы Эдуард Якупов.

Татарстанда яшәүчеләр арасында коронавирустан соң озак вакыт дәвамында элеккеге кебек эшли алмаучылар бар, хәтерләре начарлана.

«Нейроковид» термины неврологларның эш практикасында гына кулланылмый. Гади кешеләрнең дә ковидтан соң инсульт, миокард инфаркты, үпкә артериясенең тромбоэмболиясе кебек авыр нәтиҗәләр генә түгел, ә депрессия, борчылу, паник атака ешаюы, йокы бозу, когнитив тайпылышлар, ягъни хәтер бозылу, эшкә сәләтлелек һәм игътибар кимү очраклары булуы турында ишеткәне бар», — диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100