news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре Covid-19 дан прививка ясаткан

Альмир Абашев үзе дә ике этапта вакцинация узганын әйтте.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре Covid-19 дан прививка ясаткан
"Татар-информ" архивы

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе хезмткәрләре коронавирустан прививканы тулы составта диярлек ясаткан. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

Ул үзе дә ике этапта вакцинация узганын әйтте. «Бүген республикада 170 кеше вакцинациянең тулы курсын узган», — диде.

2020 елның 16 декабреннән коронавирустан вакцинация илкүләм прививкалар календарена кертелгән. Вакцинация ике этапта үткәрелә. Беренчесеннән соң 21 көн узгач икенчесе ясала.

«Сәламәтлек саклау идарәсендә, министрлыкта да, табигый рәвештә антитәнчекләре әле булмаганнарның барысы да диярлек прививка ясатты», — диде Альмир Абашев. Ул вакцинация узган барлык кешеләрнең дә хәле яхшы булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100