Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ковид белән авыручылар саны артуның сәбәбе билгеле
Хәзерге вакытта илдә вирус таралуга бәйле вазгыятьне контрольдә тота алалар.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Британия штаммы аркасында Россиядә коронавирус инфекциясен йоктырган пациентлар саны артырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә
Хәзерге вакытта илдә зарарлануның бер очрагы гына ачыкланган. Әмма яңа мутация таралу - вакыт мәсьәләсе генә. Россия Фәннәр академиясе молекуляр эволюция секторы мөдире, «Сколтех» профессоры Георгий Базыкин әйтүенчә, шул исәптән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раслаганча, йогышлылык югары булу сәбәпле, инфекция тизлеге бер ярым тапкыр артырга мөмкин.
«Хәзер Россиядә эпидемияне күпмедер дәрәҗәдә контрольдә тота алалар, ләкин әгәр инфекция таралу тизлеге 1,5 тапкыр арта икән, ниндидер мәгънәдә бездә март вазгыяте кабатланачак. Хәзер шундый халәт. Әгәр хәтерләсәгез, ул чакта (март аенда) без барыбыз да Россиядә кайчан коронавирус булачагын көтеп утырдык. < ... > Хәзер без Россиядә Британия вариантының кайчан барлыкка килүен һәм таралуын көтәбез», - дип искәртте белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз