Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Коронавирустан вакцинада тере вирус кулланылмый
Ул коронавирустан вакцинаның репродуктив функцияләргә зыяны турында ялган мәгълүмат күп булганын, фейкларга каршы эш алып барылачагын әйтте.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы вакцинада тере вирус кулланылмый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина искәртте.
«Спутник V»да да, «ЭпиВакКорона»да да тере вирус кулланылмый, ягъни прививка аркасында коронавирус инфекциясе белән авыру мөмкин түгел», — диде. Ул коронавирустан вакцинаның репродуктив функцияләргә зыяны турында ялган мәгълүмат күп булганын, фейкларга каршы эш алып барылачагын әйтте.
Марина Патяшина вакцинация бушлай, кешенең үз теләге белән ясалуын, куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуын искәртте.
«Чирдән саклау буенча 100 процент гарантия бирмәсә дә, вакцинацияләнгән кеше авыруны җиңел формада, өзлегүләрсез яки симптомсыз кичерәчәк. Организм вакцинациядән соң вирус белән очрашуга әзер, вирусны көчсезләндерү буенча тиз арада антитәнчекләр бүленеп чыга», — диде.
Баш санитар табиб вакцинациядән соң иммунитет, гадәттә, икенче прививкадан соң 2-3 атна дәвамында формалашуын искәртте. Вакцинация ике этапта үткәрелә. Беренчесеннән соң 21 көн узгач икенчесе ясала. «Вакцинация вакытында коронавирустан сакланырга, туңмаска кирәк. Вакцинацияләнгән кеше дә барыбер битлек киеп йөрергә тиеш», — диде.
Марина Патяшина сүзләренчә, укол урыны авыртып, бераз шешенкерәк булып тору ул нормаль күренеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз