news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альмир Абашев: Үзәк район хастаханәләрендә коронавирустан вакцинация үткәрелә

«Билгеле бер вакытка языласыз икән, шул вакытка килергә кирәк. Бер флакон биш кешегә ачыла, шул биш кеше билгеләнгән вакытта килергә тиеш», — диде Альмир Абашев.

Альмир Абашев: Үзәк район хастаханәләрендә коронавирустан вакцинация үткәрелә
Солтан Исхаков

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан вакцинация уздыру буенча 57 пункт бар, шуның 43е Үзәк район хастаханәләрендә. «Барлык Үзәк район хастаханәләрендә вакцинация бүген гамәлдә», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Ул соңгы тәүлектә кайтарылган 6900 доза вакцина хәзер маршрутизациядә булганын әйтте. «Хәзер гражданнар прививка ясату теләге турында җиткерә ала. ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәләр, фельдшер чират исемлеген төзү буенча җаваплы кешегә хәбәр итә. Аннары вакыт билгеләнә дә, кеше прививка кабинетына бара», — диде.

Альмир Абашев вакцинаны каядыр күчерү ярамаганлыгын искәртте.

«Транспортировка буенча аерым таләпләр бар. Туңдырылган вакцина җебетелгәч, ул ике сәгать эчендә генә актив. Ике сәгать узгач, ул утилизацияләнә. Бүген без бер доза вакцина да чүп чиләгенә ташлануына юл куя алмыйбыз, шуңа күрә барысы да төгәл булачак. Билгеле бер вакытка языласыз икән, шул вакытка килергә кирәк. Бер флакон биш кешегә ачыла, шул биш кеше билгеләнгән вакытта килергә тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100