news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәламәтлек саклау министры самолетта аңын югалткан хатын-кызны коткарган

Дубай – Казан рейсында бер пассажир хатын-кызның хәле начарлана, аңа кислород баллоны кирәк була.

(Казан, 12 гыйнвар, Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Дубайдан Казанга очкан самолет бортында аңын югалткан ханымга ярдәм итә. Бу хакта «Татар-информ»га мәгълүматны ведомствоның матбугат хезмәтендә расладылар.

Бер пассажирның хәле начарлангач, бортпроводник салонда табиб бармы-юкмы, дип ярдәм сораган.

Хәбәрне ишетеп, Марат Садыйков ярдәм итәргә алынган. Ул, кислород баллонын кулланып, хатын-кызны аңына китергән.

Алга таба хатын-кызга медицина ярдәме кирәк булмаган, самолет төшкәч, ул үзе китә алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100