Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәүлек эчендә ковид 189 татарстанлыда табылган
72 кеше хастаханәгә салынган, 117 кеше өй шартларында дәвалана.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 189 кешедә коронавирус очрагы расланган. Өч кешене йогышлы чирне республикадан читтә йоктырган, калганнарына вирус чирле кешедән эләккән.
«72 кеше хастаханәгә салынган, 117 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
189 очракның 60ы — Казан, 27се — Яр Чаллы, 10сы-Түбән Кама районында. Чистай һәм Яшел Үзән районнарында сигезәр авыручы, Яңа Чишмәдә — алты, Бөгелмә, Кама Тамагы, Нурлат, Спас, Тукай районнарында — бишәр, Биектау, Алабуга, Лениногорск, Питрәч, Саба — дүртәр ковидлы кеше ачыкланган. Чүпрәле һәм Чирмешән районнарында өч яңа очрак расланган, икешәр очрак — Арча, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Мөслим һәм Ютазы районнарында. Тагын җиде районда берәр очрак теркәлгән.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 40 418 кешегә вирус йоккан. 22 771 кеше терелгән, шул исәптән, узган тәүлектә 266 кеше савыккан.
Беренче вакцинацияне 2 218 765 кеше үткән, 1 856 987 кеше икенче прививкасын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз