Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 94 яңа очрагы теркәлгән
Тәүлек эчендә республикада яшәүче 54 кеше дәваланып терелгән.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 94 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 94 очрагы теркәлде. Шулай итеп, арта бару тәртибендә барлыгы 11 мең 323 очрак булды», - дип хәбәр итте спикер.
Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 8 мең 367 тест үткәргән. Авыруны элемтә аша йоктырган 1169 татарстанлы табиблар күзәтүендә кала.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 54 кешесе савыгуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз