news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар Covid-19дан үлү куркынычын 31 процентка арттыра торган факторны ачыклаган

Коронавирус инфекциясе белән авырган кеше йоклаганда гипоксия үлем куркынычын шактый арттырырга сәләтле.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус  инфекциясе белән авырган кеше йоклаганда гипоксия  үлем куркынычын шактый арттырырга сәләтле. Мондый нәтиҗәгә килгән АКШ Кливлендск медицина үзәге табибларының тикшеренүләре JAMA Networks журналында басылып чыккан.

Нәтиҗәләр медицина оешмасында 5,4 мең пациент мәгълүматларын анализлаганнан соң ясалган. Белгечләр шулай ук чирле кешедә булган йөрәк һәм үпкә авырулары, яман шеш, тәмәке тарту кебек башка факторларны да өйрәнгән.

Нәтиҗәдә, алар йоклаганда сулыш алу бозылуның коронавирустан госпитализацияләнү һәм үлем куркынычын 31 процентка арттыруын ачыклаган. Әмма гипоксиянең инфекция йоктыру куркынычы югары булу белән бәйләнеше теркәлмәгән.

Пандемия башланганнан бирле дөньяда 250,7 миллионнан артык кешенең Covid-19 вирусы йоктыруы ачыкланган. 5 миллионнан артык кеше корнавирус корбаны булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot