news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы антитәнчекләрнең зур дозасы кабаттан вакцина алгач барлыкка килә

Табиб сүзләренә караганда, әгәр организмда меңгә кадәр антитәнчек эшләнсә, авырудан 95 процент күләмендә сакланып булачак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Организмда антитәнчекләрнең удар дозасы эшләсен өчен, коронавирустан кабат вакцинация үтәргә кирәк, дип саный табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок.

Аның сүзләренчә, беренчел вакцинациядән соң иммун системасы антитәнчекләрнең югары дәрәҗәсен булдырачак, әмма алар кимиячәк, чөнки кешенең иммунитеты шулай корылган. Инфекция белән элемтәгә кермичә, организм антитәнчекләрне куллана, чөнки аларны саклау өчен энергия һәм аксымны сарыф итәргә кирәк. Тик ревакцинация вакытында вирус белән кабат контакт булса, монда инде хәтер күзәнәкләре хәрәкәткә килә, дигән доктор сүзләрен китерә портал URA.RU.

Болибок фикеренчә, ревакцинациядән соң организмда бик күп антитәнчекләр эшләнеп чыгарга мөмкин. Табиб: «Минем тәҗрибәмдә миллилитрга 2000дән 5600 баллга кадәр очраклар булганы булды», - дип аңлата. Владимир Болибок белән иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков та килешә. Ул ике компоненттан торган прививканың берсен алганнан соң яки коронавирус инфекциясе кичергәннән соң алты ай узгач кабат прививка ясатырга мөмкин, дип искәртә. Табиб сүзләренә караганда, әгәр организмда меңгә кадәр антитәнчек эшләнсә, авырудан 95 процент күләмендә сакланып булачак.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100