news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр коронавирус һәм салкын тиюгә ошаган тагын бер авыруны ачыклаганнар

Табиб мононуклеозны коронавирустан һәм салкын тиюдән лимфотөеннәр буенча, шулай ук бавыр һәм талак шешүеннән аера алачак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йогышы симптомнарын сезонлы салкын тию яки грипп белән генә түгел, мононуклеоз авыруы белән дә җиңел генә бутау ихтималы бар. Үзенең тышкы күренешләре буенча Эпштейн-Барра вирусы китереп чыгарган әлеге чир лимфатик төеннәрнең зураюы белән аерылып торырга мөмкин, дип яза Sabah басмасы.

Мононуклеозның мәкерлелеге шунда, күпчелек кешеләр  температура күтәрелү, тамакта, тәндә һәм башта авырту, көчле арыганлык һәм муен, култык астында лимфотөеннәрнең  шешүе кебек симптомнар булганда аның турында хәтта уйламый да. Шулай ук тәндә тимгелләр дә  булырга мөмкин.

Табиб мононуклеозны коронавирустан һәм салкын тиюдән лимфотөеннәр буенча, шулай ук бавыр һәм талак шешүеннән аера алачак. Ахыргы диагноз кан анализыннан соң куела. Мононуклеоздан дәвалау симптоматик, ягъни чир узуын тизләтергә ярамый, ләкин авыртуны баса торган чаралар бар һәм аны эчемлекләр күп кулланып җиңеләйтергә була. Савыгу, кагыйдә буларак, ике атнадан дүрт атнага кадәр сузыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot