Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч балаларның ничә яшьтә ковид белән ешрак чирләве хакында аңлатты
Коронавирус белән күбесенчә бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр авырый, дип искәртте Александр Горелов.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр коронавирус инфекциясе белән ешрак авырый.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов «Россия-24» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.
Белгеч хәбәр иткәнчә, Россиядә коронавирус йоктыру очракларының 11 проценты шулар өлешенә туры килә.
«Ковид белән күбесенчә бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр авырый», — дип искәртте ул.
Горелов балаларның 70 процент очракта коронавирус инфекциясен олылардан йоктыруын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз