news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туп белән уйнаганда имгәнгән биш яшьлек кызның күзен табиблар саклап калган

Табиб-офтальмологлар баланың күзенә кан савудан килгән зыянны бетерү җаен тапкан.

Туп белән уйнаганда имгәнгән биш яшьлек кызның күзен табиблар саклап калган

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар Республика клиник хастаханәсендә табиб-офтальмологлары туп белән уйнаганда күзен имгәткән биш яшьлек кызны дәвалаган. Бу хакта медицина учреждениесенең социаль челтәрләрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Ишегалдындагы уен биш яшьлек кыз өчен фаҗигага әверелә – баланың күзенә каты итеп туп бәрелә һәм күзләргә кан сава. Баланың күзенең алгы камерасына кан тулган», — дип сөйләделәр Балалар Республика клиник хастаханәсендә.

Кызның әти-әниләре кичекмәстән хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә мөрәҗәгать иткән, анда кыз балага табиб-офтальмологлар үз вакытында ярдәм күрсәткән.

Нәни кызның күзенең алгы камерасында озак торса да, вакытында дәвалау нәтиҗәсендә кан таралган. Шундый гифемалы (алгы камерада кан туплану) җәрәхәтләр булганда дәвалау соңрак калса, еш кына күз эчендәге кан басымы арту кебек авыру барлыкка килергә мөмкин, дип искәртә табиблар.

«Мондый җәрәхәтләр вакытында дәвалау бик озак бара, кан эзе һәм контузиядән соң ялкынсыну билгеләре беткәнгә кадәр дәвам итә», — диде офтальмология бүлеге мөдире Наилә Хәбибуллина.

Медицина оешмасында терапиядән соң дисциплина һәм контроль мөһим булуын аңлаттылар. Хәзер бала хастаханәдән чыгарга әзерләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100