news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән

Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 117 кеше вафат булган.

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 117 кеше вафат булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1969 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Аны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның йөрәк һәм хроник авырулары булу сәбәпле, хәле начарланган.

«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100