Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пневмонияле пациентларны дәвалый торган хастаханәләргә түләүләрне арттырганнар
Бу турыда Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда Россия сәлаәмтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Пневмонияле пациентлар дәвалана торган хастаханәләргә түләүләр ике тапкыр арткан. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Авыру дәрәҗәсенә карамастан, хастаханәгә салу очраклары өчен түләү бәясе яңадан каралды. Пневмонияле пациентлар дәвалана торган хастаханәләргә түләүләр ике тапкыр арттырылды», — диде Михаил Мурашко Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз