news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус яңа эпидемия китереп чыгарган

Коронавирус эпидемиясе психик авыруларның еш килеп чыгуына сәбәпче булган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус эпидемиясе психик авыруларның еш килеп чыгуына сәбәпче булган. Медицина мәктәбеннән Роберт Йолкен әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр ителә The Lancet журналында. Бу хакта РИА Новости яза.

Тикшеренү кысаларында агымдагы елның 20 гыйнварыннан 1 августына кадәр 69 миллионнан артык кешегә медицина ярдәме күрсәтү статистикасы өйрәнелде. Мәгълүматлар электрон медкарталардан алынды, диелә хәбәрдә.

COVID-19 белән авыручыларының төшенкелек, йокысызлык һәм деменциядән интегүе ачыкланган. Өч ай дәвамында авыручыларның 20 процентына психиатрия белән бәйле диагноз куела. Моннан тыш, психик авырулары булган кешеләрнең коронавирус йоктыруы 65 процентка артыграк булуы да ачыкланган. Табиб Йолкен билгеләп үткәнчә, бу медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүматлар базасын өйрәнгән башка галимнәрнең нәтиҗәләренә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100