news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 вирусыннан дәваланганда антибиотикларның нәтиҗәсез булуы турында әйтелде

Бактериягә каршы препаратларны нигезсез куллану авыруның хәле начарлануга һәм хәтта гомере өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе белән зарарланган пациентларның 90 проценттан артыгы антибиотиклар ала, гәрчә алар вируска каршы актив булмаса да. Әлеге хәл киләчәктә җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта баш микробиолог һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының микробка каршы резистентлык буенча белгече, РФА әгъза-корреспонденты Роман Козловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кайбер тикшеренү мәгълүматлары буенча, Covid-19 белән авырган пациентларның 90 проценттан артыгы хәзерге вакытта антибиотиклар, шул исәптән катнаш терапия һәм парентераль препаратлар ала, алар стационарда гына түгел, амбулатор шартларда да кулланыла. Һичшиксез, килеп туган вазгыять микробка каршы препаратларга резистентлыкның сизелерлек артуына һәм киләчәктә җитди начар нәтиҗәләргә китерәчәк», - дип белдерде ул.

Козлов искәртеп узганча, бактериягә каршы препаратлар Covid-19 вирусларына карата актив түгел, шуңа күрә «коронавирус инфекциясе» диагнозы антибиотикларны куллану өчен күрсәтмә түгел. Бактериягә каршы терапияне пациентның бактериаль инфекциясе билгеләре булганда гына билгеләргә кирәк.

Бактериягә каршы препаратларны нигезсез куллану авыруның хәле начарлануга һәм хәтта гомере өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип искәртә белгеч. Шуңа бәйле рәвештә, ул табиб билгеләмичә генә дарулар сатып алмаска һәм үз-үзеңне дәвалаудан баш тартырга чакырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100