news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк

Бу кешеләр кодны бер-берсенә җибәреп ятмасын өчен кирәк.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан вакцинация турында QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, QR-кодның дөреслеге, чыннан да шул кешенеке булуы документ белән тикшереләчәк.

«QR-кодны паспорт белән туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр, юкса аны кешеләр бер-берсенә җибәреп кенә ятачак. Паспорт булмаса, транспорт йөртү таныклыгы да ярый», — дип белдерде Марина Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100