Марина Патяшина: Коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр балаларга кагылмый

«Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле вазгыять кискенләшү аркасында кертелгән яңа чикләүләр балаларга кагылмый.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте. «Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул.

Ул балаларга коронавирустан вакцинация каралмаганын искәртте. Димәк, аларның җәмәгать урыннарына йөрү өчен QR-коды юк дигән сүз.