Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда скандинавия йөреше буенча бушлай дәресләр башланды
Шөгыльләр атнага ике тапкырт Урицкий исемендәге паркта уза.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Урицкий исемендәге паркында скандинавия йөреше буенча бушлай дәресләр башланды.
Катнашучылар өчен бер һәм өч километр озынлыктагы маршрутлар әзерләнгән. Шөгыльләр яңа гына кушылучыларга да, спортның бу төрендә инде тәҗрибәләре булган кешеләргә дә туры килә.
Дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00 сәгатьтә башлана, катнашучыларның җыюлу урыны — «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәге янындагы пирс. Катнашучыларны Төньяк йөреше федерациясе инструкторы өйрәтә.
Начар һава торышы булган очракта дәрес булу-булмау турындагы мәгълүматны +7(937)529-83-78 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз