news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Яссытугай авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Район җитәкчелеге һәм кунаклар заманча шартларга туры китереп төзелгән яңа объект белән танышты.

Ютазы районы Яссытугай авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 11 октябрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы Яссытугай авылында республика программасы буенча төзелгән өр-яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алтын көзнең кояшлы көненә туры килгән әлеге бәйрәм белән авыл халкын, килгән кунакларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин тәбрик итте. Ул әлеге медицина учреждениесенең бары тик җирле яшәүчеләрнең очрашу урыны һәм авыруларны кисәтү урыны булып кына хезмәт итүен теләде.

Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова Яссытугай авылында озак еллар буена халык сәламәтлеге сагында торган хезмәт ветераны Роза Мәхәс кызы Камалиевага Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Авылда ФАП төзелешен башкарган төп подрядчы бүгенге көндә әлеге медучреждение белән җитәкчелек итүче фельдшер Радик Әюповка 15 мең сумга сертификат тапшырды.

Ниһаять, көннең иң тантаналы өлеше җитте — яңа ФАП капкасына бәйләгән ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Аяз Шафигуллинга һәм баш табиб Светлана Шакировага бирелде. Район җитәкчелеге һәм кунаклар заманча шартларга туры китереп төзелгән яңа объект белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100