news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог коронавирус инфекциясенең гадәти булмаган яңа симптомы хакында сөйләде

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 37 миллионга якынлашып килә.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн РБКга биргән интервьюсында Британия тикшеренүчеләренең COVID-19 коронавирус инфекциясенең яңа симптомнары турындагы мәгълүматларына бәя бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Биредә күрсәтелгәннәр арасында, дөрестән дә, аякка чыккан кабарчыклар гадәти булмаган әйбер. Бу кызыксыну уята, монда вирусның яңа вариантлары хакында сүз барырга мөмкин», - диде ул.

Вирусолог билгеләп үткәнчә, галимнәрнең докладында күрсәтелгән бүтән симптомнар (мускулларның авыртуы һәм арыганлык) табибларга инде билгеле һәм алар вируслы респиратор инфекцияләр өчен гадәти санала.

Белгеч шулай ук хәзерге вакытта инфекциянең ихтимал симптомнары инде өйрәнелүен әйтте, шунлыктан яңа симптомнар авыруның башка вариантлары булуы турында сөйләргә мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 37 миллионга якынлашып килә. Соңгы тәүлектә инфекциянең 242 меңнән артык яңа очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100