Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирус йоктыручылар саны арту киләсе атнада иң югары ноктага җитәчәк
Вакыйгаларның үсеш сценарие эпидемиологиягә каршы чараларның үтәлешенә бәйле.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручыларның артуы бер атнадан соң иң югары ноктага җитәргә, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланырга һәм кими башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә.
«Минем фикеремчә, коронавирус йоктыручылар саны тагын бер атна артачак, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланачак һәм кими башлаячак», - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта, галим вакыйгаларның мондый сценарие хәзерге вакытта гамәлдә булган эпидемиологиягә каршы чаралар үтәлгән очракта гына тормышка ашачагын билгеләп үтте. «Әгәр алар ярдәм итмәсә, чикләүләр тагын да катгыйландырылачак», - дип искәртте ул.
Инде өч көн рәттән Россиядә инфекция йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз