news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясен кабат йоктыру очраклары әлегә теркәлмәгән

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтендә (Роспотребнадзор) яңа төрдәге Сovid-19 коронавирусы белән тагын бер тапкыр авырырга мөмкинме-юкмы икәнлеге хакында сөйләделәр.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен кабат йоктыру очраклары әлегә теркәлмәгән. Бу хакта «Российская газета» Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә.

«Бездә әле һаман да коронавирус инфекциясенең яңадан йогуын раслаган очраклар юк – тасвирланган барлык очраклар да (алар 6) чит илгә карый. Россиядә җентекләп тикшерү үткәргәннән соң мондый очраклар расланмады», - дип белдерде федераль хезмәт җитәкчесе.

Ул ачыклык керткәнчә, вакцинадан соң барлыкка килгән иммунитет авырганнан соң хасил булган иммунитет кебек үк коронавирус инфекциясе йоктырудан саклый. Шулай да, Попова билгеләп үткәнчә, вакцинация — инфекциядән саклану өчен иң куркынычсыз алым, чөнки авырганнан соң кешедә өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин.

Элегрәк Гамалея исемендәге үзәктә коронавируска каршы прививка ясаткан кешенең битлек киюдән кайчан баш тарта алачагы хакында сөйләгәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100