news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус инфекциясенең көтелмәгән сәбәбен атадылар

Хәзерге вакытта Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы биш вакцина («Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак», «Спутник Лайт» һәм «ЭпиВакКорона-Н») теркәлгән.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Начар кәеф коронавирус инфекциясе йоктыруның сәбәпчесе булырга мөмкин. Йогышлы авырулар табибы Светлана Малиновская «Радио 1» эфирында шулай дип кисәтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, психик халәт иммун системага бик көчле йогынты ясый. Организмның саклагыч көчләре курку, паникага бирелү, күңел төшенкелеге фонында кими. Белгеч фикеренчә, авыру очраклары күбесенчә иммунитетның түбәнәюе белән бәйле.

Коронавирус вакытында психикага шул дәрәҗәдә зыян килә ки, пациент, үз эченә бикләнеп һәм дәваланудан баш тартып, үз инстинктларына, әйтик, үз-үзен саклау инстинктына каршы барырга мөмкин, дип искәртте эксперт.

Йогышлы авырулар табибы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта коронавирусның кешенең когнитив сәләтләренә йогынтысы әле тулысынча өйрәнелмәгән, шулай да аның пациентның психикасына җитди тәэсир итүе һәм савыкканнан соң озакка сузылган депрессиягә китерүе инде билгеле.

Күп кенә россиялеләрдә коронавирусның башлангыч вариантка караганда ике тапкыр йогышлырак дельта-штаммын ачыклыйлар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны «борчуга сала» торган вариантлар рәтенә керткән. «Дельта»дан тыш, анда альфа (Британия), бета (Көньяк Африка) һәм гамма (Бразилия) штаммнары да урын алган.

Хәзерге вакытта Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы биш вакцина («Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак», «Спутник Лайт» һәм «ЭпиВакКорона-Н») теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100